Казан шәһәр филармониясе “Казан” бию ансамбле һәм артистлары янә Россия шәһәрләрен яулап алалар

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

19-23 февраль көннәрендә Кулатка, Әстерхан, Волгоград һәм Ростов-Дон ст. халкы татар халкының күптән инде "мәдәни коды" булган “Зәңгәр шәл” вокаль-хореография спектаклен күрә алды.

“Зәңгәр шәл” - татар театрын төзүнең башында торган драматург Кәрим Тинчурин пьесасы. Ике гашыйк турындагы вакыйга һаман да үзенең актуальлеген югалтмады. Музыка, җыр һәм биюләр тамашачының күңеленә хуш килде. Сюжет үзәгендә - Мәйсәрә белән Булатның мәхәббәт тарихы. Пьесада күтәрелгән темалар бүгенге көндә дә үз яңгырашларын таба.

Төп рольләрдә: Мәйсәрә - Гөлназ Гафурова, Булат - ТРның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин, шулай ук Казан шәһәр филармониясе артистлары: Фердинанд Фәтхи, Айзат Мардан, Илнур Фәсхетдинов, Гөлшат Имамиева, Эльвира Хәйруллина, Айдар Габдинов, Алмаз Хәсәнов, Гөлнара Мулланурова, Ләйсән Мәхмүтова, Фәридә Әхмәтшина, Алсу Вәлиуллина, Алсу Сөнгатуллина, Айша Әхмәтҗанова һәм ТР халык артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” бию ансамбле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International