23 февральдә татар профессиональ рәсем сәнгатенә нигез салучы, сынчы, график, педагог, ТАССРның, РСФСРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы Бакый Урманче (Урманче Габделбәри Идрис улы) тууына 128 ел тулу билгеләп үтелә.
Атаклы сәнгать эшлеклесенең туган көнендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бакый Урманче исемендәге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы премиясенә 2024 - 2025 елда рәсем ясау, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Республика конкурсы лауреатларын игълан итә:
"Графика" номинациясе
Маврина Регина Леонидовна
Исмәгыйлева Гөлназ Илдар кызы
«Декоратив сәнгать» номинациясе
Латыйпов Хәмит Нәҗип улы
«Теория һәм сәнгать тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинациясе
Саттарова Лилия Илевна
Хисамова Дина Диасовна
Конкурста катнашучыларның эш күргәзмәсен 28 февральгә кадәр карарга була.