23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре, шул исәптән Татарстан Республикасы муниципаль районнарында мәдәният учреждениеләре бәйрәмгә багышланган тантаналы чаралар, акцияләр, митинглар әзерләде.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул ук елда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә.
"Гаилә" милли проектының "Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында карарга мөмкин булган чаралар турындагы мәгълүматны "Мәдәният.РФ" порталында карарга мөмкин.