Татарстан Республикасыннан «Театраль Идел буе» фестивале кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсына 50дән артык гариза керде

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

20 февральдә Идел буе федераль округының дәүләт яшьләр сәясәте һәм иҗтимагый проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезонындагы афишалар һәм плакатлар конкурсының заявка кампаниясе тәмамлана. Конкурсның оештыру комитетына Татарстан Республикасының шәһәр һәм муниципаль районнарында яшәүчеләрдән 50 дән артык гариза кергән.

Гаризалар кабул итү этабын төгәлләгәннән соң иң яхшы эшләрне региональ сайлап алу (21-28 февраль), эшләрне эксперт бәяләү (1 марттан 14 мартка кадәр) кирәк. «Театраль Идел буе» фестиваленең VI сезонындагы афишалар һәм плакатлар конкурсы нәтиҗәләре 27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә узачак. Шул ук көнне номинацияләр буенча фестивальдә җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Фестиваль үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International