«Казан - Ислам дөньясының мәдәни башкаласы-2026» чаралары программасына KazanForum керде

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

KazanForum «Казан - Ислам дөньясының мәдәни башкаласы-2026» чаралары программасына керде.

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисадый форумы 2026 елга чаралар программасына кертелде. Бу чара Казанның киләсе елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачагына багышлана. Бу хакта 17 февральдә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Вакыйгалар календаре хәзер формалашу стадиясендә, әмма инде хәзер үк билгеле, KazanForum белән беррәттән, аңа традицион чаралар буларак керәчәкләр - Изге Болгар җыены, "Алтын минбар" кинофестивале һәм башкалар.

Казанның 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы булачагы турындагы карарны 13 февральдә Согуд Гарәбстанында узган ОИС илләре мәдәният министрларының XIII конференциясендә кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International