«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Баки Урманче туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

21 февральдә 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, зур талант иясе: рәссам, скульптор, монументалист, театр рәссамы - Баки Урманче туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Очрашуда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары һәм музыкантлары башкаруында рәссамның шәхси көндәлегеннән хатирәләр, шигырьләр, музыкаль композицияләр яңгырыячак.

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International