Альбина Шаһиморатова Мюнхенда һәм Нью-Йоркта Төн Патшабикәсе партиясен башкарачак

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Октябрь ахырында Татарстанның Халык артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты  Альбина Шаһиморатова Мария театрының яңа сәхнәсендә  (Санкт-Петербург)  В.А.Моцарт иҗатына багышланган зур концертта чыгыш ясады.  

Рәсми сайтта җырчының эш планына «Моцартлы көзге сезон»да (Albina Shagimuratova’s autumn with Mozart) катнашу билгеләнгән. Алар арасында  Бавария Дәүләт операсында (Мюнхен) һәм Метрополитен Операда  (Нью-Йорк) ангажементлар каралган.

 14 – 27 ноябрьдә  Альбина Бавария операсында «Тылсымлы  флейта» спектакльләр тезмәсендә (сәхнәгә Август Эвердинг куйган, дирижеры - Ивор Болтон) Төн Патшабикәсе партиясен башкара. Декабрь ахырында (16-26) җырчыны Метрополитен Операда көтәләр — Раштуа алдыннан биредә шулай ук «Тылсымлы флейта» уйналачак. Бу юлы Джулия Тэймор спектакльне бик үзенчәлекле итеп сәхнәгә куйган.

Февральдә Альбина Шаһиморатова атаклы Ла Скала театрында (Милан) чыгыш ясаячак. Анда ул Г.Доницеттиның «Лючия ди Ламмермур» операсында төп партияне башкарачак.  Афишада — 6 спектакль.

2012 елда Лючия ди Ламмермур роле өчен  Альбина Шаһиморатова  Россиянең «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булган иде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International