Казанда театр коллективларының «Идел йорт» XIII Халыкара фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узачак

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

6 ноябрьдә Казанда  театр коллективларының «Идел йорт»  XIII  Халыкара фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узачак.

17 көндә тамашачыга 20 спектакль күрсәтеләчәк.

Традиция буенча өченчейомгаклау туры узган фестиваль-конкурсның «Гран-при» исеменә лаек булган коллектив спектакле белән ачыла. Быел мондый шәрәфкә «Гран-при - 2012» исемен алган Азнакай район-шәһәр Мәдәният сарае халык театры лаек булды. Театр Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектаклен уйнаячак. Аның режиссеры – Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Гата  Җәләлов.

Спектакль 18 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International