4 ноябрьдә Кәрим Тинчурин театрында «Татарстан – туган йортыбыз» этномәдәни фестиваленең зур концерты булды.
Ул халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклары ассамблеясе һәм Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты оештырды.
Холлда кунакларны республиканың милли-мәдәни мохтариятләре сәнгать коллективлары каршылады.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий катнашты.
«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сезне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Фестивальдә катнашучылар саны елдан ел арта бара, аның географиясе киңәя, әмма ул бары бер максатка – дуслык, туганлык нигезендә халыкларны берләштерүгә хезмәт итә. Республиканың төрле районнарыннан җыелган үзешчән сәнгать коллективларына осталыкларын тулысынча ачып, лаеклы чыгыш ясауларын, ә тамашачыларга әлеге төрлелектән ләззәт табып, хозурлык кичерүләрен телим», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклар ассамблеясе шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Республиканың төп конфессияләре вәкилләре дә тамашачыларны бәйрәм белән котладылар. Соңрак сәхнәдә «Татарстан – туган йортыбыз» конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясады. Катнашучылар берничә номинациядә – вокал, хореография, нәфис сүз, уен коралларында уйнау һәм фольклор номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Концертта Татарстанның 15 районыннан 26 коллектив катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте