Казанда А.В.Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивале узачак

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

А.В.Котков исемендәге XXXIV Республика рус хор музыкасы фестивале Казанда 15 февральдә С.СәетГалиев исемендәге Мәдәният сарае концертлар залында узачак. Чара 14:00 сәгатьтә башлана.

Концерт программасы башланыр алдыннан С.СәетГалиев исемендәге Мәдәният сараенда катнашучылар һәм тамашачылар өчен интерактив программа узачак, декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмә-ярминкәсе ачылачак, төрле юнәлештәге мастер-класслар оештырылачак.

Александр Васильевич Котков исемендәге рус хор музыкасының республика фестивале талантлы музыкант, халык хор иҗатының энтузиасты, Татарстанның әйдәп баручы хор коллективларының берсе С.Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сараеның "Рус җыры" халык хорына нигез салучы (2023 елда хорга 60 яшь тулды) турында истәлек итеп уздырыла.

Фестивальне Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәмендә оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International