«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының IV сезоны башлангыч ала

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан КФУ, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «ТНВ» телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының IV сезоны көннәре башлана.

Конкурсның 1/8 финалы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 11-14 февральдә узачак.

Бу сезонда конкурска 500дән артык укучы теркәлде. Аларның 150 се читтән торып эшләү туры кысаларында Россия тарихы буенча тест үтте. Иң яхшы баллы булган 40 укучы гына телевизион этапка юллама алды. Хәзер алар КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының «төрки халыклар тарихы» юнәлешендә конкурста җиңү һәм бюджет урыннары өчен көрәшәчәк.

Конкурсның телевизион версиясен традиция буенча ТНВ каналы күрсәтәчәк, шулай ук Казан федераль университеты UniverTV каналы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International