2025 елда шәһәр татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

2025 елның 10 февраленнән 10 мартына кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда шәһәр татар һәм рус мәдәни-ял итү тирәлеген булдыру өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантларын алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул ителә.

Грант бирүнең максаты: Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү.

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар мәҗбүри рәвештә кәгазь рәвешендә дә, электрон чыганакта да (флеш-накопитель) турыдан-туры Министрлыкка түбәндәге адрес буенча бирелә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, 2 кат, 205 каб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International