Бүген «Уникаль Россия» V Сәнгать-сәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы стендын тәкъдир иттеләр.
Быел Татарстан Республикасы стендында күн мозаика сәнгате, зәркән сәнгате, керамика, кулдан туку һәм металлны сәнгатьчә эшкәртү кебек һөнәрләр күрсәтелгән. Барлык килүчеләрне күн мозаикасы, челтәр чигү, чигү буенча уникаль мастер-класслар көтә.
Татарстан экспозициясе кысасында «Гузәллек», «BURO BANU», «IDEL», «Сахтиан», «TatarScarf» брендлары, «Презент» ПКФ, «Яратам Казан» ҖЧҖ, «нәфис туку Алексеевски фабрикасы» ҖЧҖ, «Бөек ефәк юл» ҖЧҖ, «Казан халык сәнгать промыселлары техникумы» ДАҺБУ, шулай ук халык сәнгать һөнәрләре осталары Альбина Стоянова, Татьяна Табакова, Ольга Смирнова, Наталья Уразьдина, Елена Флюр эшләнмәләрен күрергә була.
9 февральгә кадәр күргәзмәгә килүчеләр бөтен Россиядән традицион сәнгать әсәрләрен, шулай ук БРИКС илләреннән килгән осталарның эшләрен күрә алачак.