Шәһәрнең җәмәгатьчелеге "Казанга авангард ни өчен кирәк?" темасына фикер алышачак

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

10 февраль көнне Фешин исемендәге сәнгать училищесында XX гасырның беренче өчтән бере Казан сәнгате турында ачык сөйләшү узачак.

Очрашу барышында локаль авангард мәктәбе вәкилләренең иҗади һәм биографик мирасны саклау һәм репрезентацияләү мәсьәләләре, танып белү туризмын үстерү перспективалары, заманча Казан сәнгате белән танышуга һәм төбәк сәнгате тарихы нигезендә туристик продукт булдыруда музейларның роле турында фикер алышачаклар. Игътибар үзәгендә, XX гасырның беренче өчтән бере Казан сәнгате белән беррәттән, Николай Фешинның мирасы да булачак.

Чарага креатив җәмәгатьчелек вәкилләре һәм музей профессионаллары, мәгариф өлкәсе белгечләре, сәнгать белгечләре, журналистлар, туган якны өйрәнүчеләр, шулай ук барлык битараф булмаган кешеләр чакырыла. Теркәлү буенча ирекле керү, урыннар саны чикләнгән.

Үткәрү көне: 10 февраль 2025, 16.00

Үткәрү урыны

Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының уку залы (2 кат), Карл Маркс ис. 70

Теркәлүгә сылтама: https://nmrt.timepad.ru/event/3226759/  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International