А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Сфорцандо» Татарстан Республикасы башкарма сәнгатен үстерү фондының «Һәрбер йөрәктә музыка» инструменталь, вокаль, хореография һәм театр сәнгате III Бөтенроссия конкурс-фестивале узды.
Конкурс ел саен ОВЗлы балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү, балалар музыка мәктәпләрендә, сәнгать мәктәпләрендә, көллият һәм югары уку йортларында укучыларны иҗади үстерү, һөнәри белем бирү һәм башкару дәрәҗәсен күтәрү өчен үткәрелә.
Быел Инлюзив иҗат конкурсында Яр Чаллы, Тольятти, Чабаксар, Арзамас, Нефтекамск, Түбән Кама, Кукмара, Арча һәм Казан шәһәрләреннән 150 дән артык бала һәм яшүсмер катнашты. Алар барысы да зур сәхнәдә үзләренең талантларын күрсәттеләр, кыйммәтле киңәшләр алдылар.