Тинчурин театрында «Сезне Ватан Онытмас!» спектакленең премьерасы узачак

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Спектакль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышлана.

18 февральдә 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Әмирхан Еники хикәяләре буенча «Сезне Ватан Онытмас!» мелодрамасын (автор – Шамил Фәрхетдинов, режиссер – Зөлфәт Закиров) тәкъдим итә. Премьера Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышлана. Бу спектакль – 91 нче театраль сезонның дүртенче премьерасы.

Спектакльнең нигезен Бөек Ватан сугы­шы вакытында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьларын­да рядовой солдат булып хезмәт иткән күренекле язучы Әмирхан Еникиның «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз» хикәяләре тәшкил итә.

Шагыйрь Илдар Юзеев татар әдәбиятының горурлыгы булган Әмирхан Еникине «күңел карурманнарының тургае» дип атаган. Шуңа да әдипнең мәктәп программаларында лаеклы урын алган өч хикәясе буенча эшләнгән әлеге спектакль берәүне дә битараф калдырмаячак. Ул сугыш китергән ачы хәсрәтнең, сугыш фаҗигасенең кеше тормышына ничек тәэсир итүен, халкыбыз күңелендәге яшәү көченең чиксезлеген, рухи куәтен тасвирлый.

Моннан тыш, «Сезне Ватан Онытмас!» спектакле – яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре уятуга, яшүсмерләрдә туган телебезгә, туган илебезгә карата патриотик рух тәрбияләүгә ярдәм итә.

Зөлфәт Закиров, Татарстанның атказанган артисты, спектакльнең режиссеры:

  • 2025 нче ел Россия Президенты карары буенча Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Спектакль өчен мәктәп программасына кертелгән әсәрләрне сайладык. Мәктәпләрдә Әмирхан Еникиның шактый хикәяләрен өйрәнәләр. Сугыш темасына багышланган «Бала», «Кем җырлады?», «Ана һәм кыз» дигәннәре аеруча җәлеп итте. Кемдер бу инде һәркемгә дә таныш әсәрләр дип әйтергә мөмкин. Тик, әлеге хикәяләр белән таныш булсам да, бу юлы, аларны икенче күзлектән карагач, биредә артистларга уйнар өчен никадәр мөмкинлек бар икәнен аңладым. Ә.Еникиның табигать, уй-кичереш, хисләрне тасвирлавы миңа, режиссер буларак, аеруча кызыклы булды. Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар ничек яшәгән, бала югалту ачысы, ул чор баласы нинди ул? Әлеге спектакльдә шушы һәм башка сорауларга җавап табыла.

Моннан тыш, спектакль махсус хәрби операция каһарманнарына да багышлана. Ә.Еники әсәрләрен исә үзгәртмәдек, ул ничек язган, шул форматта калды. Хикәяләрне үзара бәйли торган өлешләрен Шамил абый Фәрхетдинов язды, аларда хәзерге заман яшьләре сурәтләнгән. Бүгенге яшьләр әлеге проблеманы ничек аңлый? Шуңа да басым ясадык.

Спектакльне «Пушкин картасы» белән дә карап булачак. Укучыларга спектакльне кабул итәргә җайлырак булсын өчен аны спектакль-дәрес форматында эшләдек.

Шунысын да әйтеп узыйк, постановка спектакль-дәрес циклы кысаларында күрсәтелә. Исегезгә төшерәбез, Тинчурин театрында спектакль-дәрес циклында «Татар теле – cәхнә теле» (автор – Ш.Фәрхетдинов, режиссер – К.Гатауллин) спектакле дә бар. Аның премьерасы 2023 елда узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International