Халык сәнгать һөнәрләре осталары уенчыклар конкурсында катнашырга чакыралар

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Россиядә «Туган уенчык» уенчыкларын булдыручылар һәм җитештерүчеләрнең Бөтенроссия конкурсы уза. Конкурсны «Россия «Знание» иҗтимагый-дәүләт агарту оешмасы, уртак оештыручы - «Беренчеләр хәрәкәте» балаларның һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләти хәрәкәте» оештыра.

Конкурс илебезнең оригиналь уеннарын һәм уенчыкларын җитештерүне, традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә таянып балалар өчен сыйфатлы агарту контенты җитештерүне стимуллаштыруга, шулай ук балаларда иҗади һәм фәнни-техник фикерләүне, үз иле тарихы белән кызыксынуны, патриотик хисләр тәрбияләүне, киләчәктә ныклы күп балалы гаилә булдыруга юнәлеш бирүне стимуллаштыруга юнәлтелгән.

Конкурста катнашуга гаризалар 2025 елның 14 февраленә кадәр кабул ителә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белергә мөмкин.

Конкурс турындагы нигезләмә түбәнрәк беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International