26 гыйнвардан Татарстан Республикасы Милли музеенда «Кием турында хикәяләр» старт ала.
Һәр якшәмбе көнне 14.00 сәгатьтә, 26 гыйнвардан башлап, хәрби эшнең, икътисадый һәм социомәдәни үсешнең кием-салымга йогынтысы турында дәресләр узачак.
Лекцияләр авторы һәм алыштыргысыз хикәяче – Владислав Хабаров. Ул Милли музейның фәнни реконструкция, төрле чор киемнәрен өйрәнү, реставрацияләү һәм тегү бүлеген җитәкли, бу – аның эшенең бер өлеше. Һәм аның бик күп кызыклы фактлары һәм үзара бәйләнешләре тупланды.
Барлыгы 4 лекция планлаштырылган, алар төрле чорларга кагылачак: «Аллалар җеп тукыганда» – кием барлыкка килүдән алып викинглар чорына кадәр, «Парча һәм бәрхет бал белән идарә итә» –тәре походларыннан алып яңарыш чорына кадәр Урта гасыр модасы, «Мода империяләр төзи» – XVIII–XIX гасырлардагы стиль һәм кием, «Подиум белән окоп арасында» – кием-салымга Бөтендөнья сугышларының йогынтысы турында.
«Аллалар җеп тукыганда» дигән беренче лекция киемнең кайчан барлыкка килүен сөйләячәк. Беренче булып нәрсә барлыкка килә – йонмы әллә җитенме? Чалбар кайчан барлыкка килгән? Һәм борынгы аллаларның туку һөнәренә катнашы ничек булган?
Лекциягә музей билетлары буенча керегә мөмкин, яшь цензы-12 яшьтән. Киләсе дәресләр 2, 9 һәм 16 февральдә узачак.