Татарстан халыклары дуслыгы йортында Холокост корбаннарын искә алдылар - Освенцим тоткыннары күргәзмәсе ачылды

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан халыклары дуслыгы йортында "Холокост сәнгате - каршылык коралы" сәнгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган. 

Күргәзмәдә Мальва Шалек, Элла Либерман һәм Галина Оломуцки эшләре тәкъдим ителгән. Бу күренекле хатын-кызлар нацист оккупациясе шартларында ныклык һәм какшамас рух символларына әйләнде.

Спектакль 14:00 сәгатьтә башлана.

Үткәрү урыны: Еврей Гомуми Үзәге, Профсоюз ур., 15 й.

Керү бушлай, чакыру буенча (кергәндә өләшәләр), урыннар саны чикләнгән.

27 гыйнварда бөтен дөньяда Холокост корбаннарын халыкара искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне совет гаскәрләре "Освенцим" нацист концентрацион лагерен азат иттеләр.

Оештыручылар шулай ук 26 гыйнвар көнне Казанның яһүдләр гомуми үзәгендә, Татарстан халыклары Дуслыгы йорты ярдәме белән, иҗади яшьләр яһүдләр клубы тарафыннан әзерләнгән һәм куелган "Өмет нуры" спектаклен күрсәтәчәкләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International