Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең бер юнәлеше Татарстан Республикасында күренекле шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү чараларын гамәлгә ашыру. Министрлыкта мемориаль такталар һәм монументаль сәнгать буенча комиссияләр эшли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясенең 2024 елда тармак эше йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар буенча киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү халыкның тарихи аңында әлеге хәтерне саклауга юнәлдерелгән мөһим бурыч булып тора.
Татарстан Республикасында Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең региональ бүлеге белән берлектә 2025 елда Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган мемориалларның типик проектларын төзү буенча республиканың муниципаль районнарында аларны алга таба куллану өчен конкурс уздырылачак.