Казан дәүләт мәдәният институтында «ЭТНОМИРИАДА» традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты халыкара конкурс-фестивале узачак.
Бәйгенең максаты - традицион мәдәниятне һәм халык сәнгать иҗатын саклап калу, торгызу һәм үстерү. Традицион мәдәниятнең һәм заманча халык иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалау белән шөгыльләнүче һәвәскәр, үзешчән иҗат коллективларын, башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Гаризалар 2025 елның 25 февраленә кадәр Etnomiriada@yandex.ru электрон адресына Word форматында кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(917) 234-35-53 Еникеева Алсу Рәшид кызы
Конкурс 3 турда уздырыла