Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафина вафат

2025 елның 11 гыйнвары, шимбә

Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафина вафат.

Нәҗибә Сафина белән хушлашу, иртәгә, 12 гыйнварда аның туган авылы Кисәк- Каенда була.

Нәҗибә Әхмәтнур кызы 1949 елның 2 мартында Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туып үскән, Карман мәктәбен тәмамлаган. 1967 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1972 елда кулына диплом алып, хезмәт юлын башлаган.
Укытучы, редакция хезмәткәре булып эшли, авыр елларда заводта да тир түгәргә туры килә аңа.1990 елдан Нәҗибә апа Казанда яши.
«Таң кошы», «Кан хәтере», «Өтерләр юк йөрәк тибешендә», «Мәсәл вә мәсьәлә», «Каеннар ник кара таплы» дигән китапларын милләт яратып укыды. Балалар өчен язылган «Кош теле», «Мәче фәлсәфәсе», «Аккош күле», «Камка һәм яфрак капка» исемле китаплары бар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафинаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша һәм тулыланмас югалту кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International