Тинчурин театрының 2024 ел нәтиҗәләре

2024 елның 27 декабре, җомга

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 2024 нче ел эшчәнлеге нәтиҗәләре белән бүлешәбез.

5 премьера:

  • «Җан Баевич» (авт. – Г.Исхакый, реж. – И.Гарифуллин)

  • «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» (авт. – И.Зәйниев, реж. – Т.Имаметдинов)

  • «Таһир-Зөһрә» (авт. — Ф. Бурнаш, реж. — З.Закиров)

  • «Туган-тумача» (авт. һәм реж. — И.Зәйниев)

  • «Хыялга бер адым» (авт. — Р.Галиуллин, реж. — Т.Имаметдинов).

Гастрольләр:

  • Абакан

  • Мәскәү

  • Ульяновск

  • Яр Чаллы

  • Түбән Кама

Проектлар:

  • Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсы

  • «Театраль квиз»

  • «Журналистика мәктәбе»

  • Яшь режиссерлар өчен белем бирү курслары

Юбилейлар:

35 ел – Тинчурин театры оркестры

50 яшь – Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдинов

60 яшь – Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиева

Фестивальләр:

  1. А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивале («Ашина» мистик драмасы) – Санкт-Петербург

  2. Фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивале («Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясе) – Йошкар-Ола

  3. «У Троицы» Халыкара театр фестивале («Ашина» спектакле) – Сергиев Посад

  4. «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясе («Флешка, рэп һәм мәхәббәт») – Самара

  5. «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале («Кара пулат» операсы) – Болгар

  6. «Һөнәр» XVI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале («Туган-тумача» спектакле)

Җиңүләр:

  • «Тантана-2024» республика премиясе – Рөстәм Гайзуллин («Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле», «Җилкәнсезләр» спектакле)

  • «Золотой Трезини-2024» VII халыкара премиясенең «Алтын дипломы» – «Җилкәнсезләр» спектакле

  • III «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы – Ильяс Камал

  • «У Троицы» фестивале – «Ашина» мистик драмасы: «Иң яхшы сценография», Тамашачылар симпатиясе бүләге

Бүләкләр:

  • Татарстанның халык артисты – Лилия Мәхмүтова

  • Татарстанның атказанган артисты – Резеда Сәләхова

  • Д.Сираҗиев премиясе лауреаты – Резеда Сәләхова, Артем Пискунов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International