«Залесный» Мәдәни үзәк проекты «Рус түгел, ләкин россияле: Мостай Кәрим мирасы» мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләргә ярдәм итү өчен мәдәни инициативалар Президент фонды конкурсында җиңде.
Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм башкорт халык шагыйре һәм фронтовик язучысы Мостай Кәримнең тууына 105 ел тулуга багышланган.
Проектның максаты - фронтовик язучы Мостай Кәрим иҗаты нигезендә патриотик юнәлештәге мәдәни-агарту чараларын уздыру юлы белән максатчан аудиториядә патриотизм һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.