2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 12 гыйнварына кадәр бөтен ил буйлап Пушкин картасы хуҗалары өчен уникаль акция узачак - "Әти-әниләрне музейга алып бар". Хәзер Пушкин картасы буенча билет сатып алганда, кунак үзенең ата-аналары өчен ике билет сатып алуга 10% ташлама ала алачак. Мондый мөмкинлек меңнән артык мәдәният учреждениеләрендә барлыкка киләчәк. Проект "Мәдәният" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Акция шартлары, катнашучы учреждениеләр исемлеге турында тулырак мәгълүматны нацпроекты.рф сайтында табарга мөмкин.