Конкурс эшләре 2025 елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителә.
Җиңүчеләр Дәүләт комитетының Telegram-каналында тавыш бирү юлы белән 2025 елның 10 гыйнварына кадәр билгеләнәчәк.
Конкурста катнашуга 1 - 11 сыйныф укучылары чакырыла. Эшләр Дәүләт комитеты эшчәнлеге тематикасы кысаларында башкарылырга тиеш (коммуналь хезмәтләргә тарифлар, транспорт хезмәтләренә тарифлар, социаль өлкә хезмәтләренә тарифлар).
Чара гаиләгә ярдәм итүгә һәм гаилә тормышын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру, Россия Федерациясендә традицион гаилә кыйммәтләрен саклау максатларында 2024ел гаилә елы дип игълан ителде.
Белешмәләр өчен телефоннар: 221-82-29