2024 елның 15-17 декабрендә Казан дәүләт яшь тамашачы театры «РОСКОНЦЕРТ» ФДБУК ярдәме белән «Зур гастрольләр» проекты кысаларында Россия Федерациясенең яңа территорияләрендә гастрольләр уздырды.
Театр коллективы Скадовск (Херсон өлк.), Бердянск, Приморск (Запорожск өлк.) шәһәрләрендә һәм Приморск авылында «По щучьему велению» спектакле һәм интермедия программасы белән булды.
Тулы булмаган дүрт көн эчендә театр 2150 тамашачыга 5 спектакль тәкъдим итте, гомумән алганда, 7 көн эчендә 5700 км дан артык араны узып.