“Татар халкының этнографик мозаикасы” конкурсында катнашучылар фоторәсеме ТР Милли китапханәсендә ачылды

2024 елның 20 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татар халкының этнографик мозаикасы” конкурсында катнашучыларның фотокүргәзмәсе ачылды.

Экспозиция Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның традицияләре, йолалары һәм көнкүреше турында сөйли.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

«Татар халкының этнографик мозаикасы» конкурсы ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды һәм татар халкының гореф-гадәтләрен популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтә татарларның милли тиңдәшлеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Күргәзмә ТР Милли китапханәсенең сул канатында икенче катта урнашкан һәм 19 гыйнварга кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International