Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан 2025 елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр акчалата бүләкләү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Конкурсның максаты - "Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренә һәм аларның хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары турында" Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 28 июлендәге 1062 номерлы Указын, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 15 апрелендәге 317 номерлы карарын үтәү.
Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар мәҗбүри рәвештә кәгазь рәвешендә дә, электрон чыганакта да (флеш-накопитель) турыдан-туры Министрлыкка түбәндәге адрес буенча бирелә: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33, 2 кат, 205 каб.