«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында катнашырга чакырабыз

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрьдән 22 декабрьгә кадәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында “Тархан” тарихи-мәдәни конкурсыннан викторина уза.

Викторина сорауларына түбәндәге сылтама буенча җавап бирергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/67616ad04936390e8539a68/

Викторинада җиңүчеләр 23 декабрь көнне билгеле булачак. Иң яхшылар өчлеген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан бүләкләр көтә.

Исегезгә төшерәбез, "Тархан" тарихи-мәдәни конкурсының IV сезонында катнашуга заявканы 31 декабрьгә кадәр ww.tarhan-history.ru/ сайтында бирергә мөмкин.
Конкурста 10-11 сыйныф укучылары, Россия Федерациясенең барлык субъектларының урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.

Конкурс Россия, Татарстан, төрки халыклар мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыруга, уку культурасын алга җибәрүгә, тарихи-мәдәни китапханә мирасына кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International