Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә фотокүргәзмә ачылачак һәм «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Иртәгә 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залының сул канатында фотокүргәзмә ачылачак һәм «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Фотоконкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елдан башлап ел саен уздырыла. Быел фотоконкурс 3 номинация буенча үткәрелде: «Гаилә кыйммәтләре варислары», «Традицияләр һәм йолалар» һәм «Халык-гамәли сәнгать».

Фотосурәттә Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән һәм Үзбәкстан Республикасыннан 46 фотограф катнашты. Конкурска барлыгы 500дән артык эш керде.

Фотоконкурс татар халкының гореф-гадәтләрен популярлаштыруга, татар халкының милли үзенчәлеген саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International