Татарстан рус телен һәм әдәбиятын үстерү буенча җәмәгать тәҗрибәләрен тәкъдим итте

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Мәскәүдә «Россия Федерациясендә тел сәясәте» VIII Бөтенроссия форумы уза. Форумны оештыручылар - Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Россия халыклары йорты. 2024 елда Форум бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган.

Форум эшендә дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар һәм учреждениеләр, тел активистлары, тәрҗемәчеләр, этноблогерлар, Россия халыклары телләрендә интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре, шулай ук Россия Федерациясенең тел күптөрлелеген саклау һәм үстерү өлкәсендә күпсанлы экспертлар катнаша.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International