"Пушкин һәм Казан" проекты бөтенроссия премиясендә җиңүче булды

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Кичә Мәскәүдә «Төп сүз» тел күптөрлелеген саклап калу өчен VIII Бөтенроссия иҗтимагый премиясен алуга конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Премияне оештыручылар - Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык белән үзара хезмәттәшлектә Россия халыклары йорты. Премия 2017 елдан Россия Федерациясе халыклары телләрен саклау һәм үстерү белән кызыксынуны арттыруны тәэмин итә торган шартлар һәм мөмкинлекләр булдыру буенча иң яхшы федераль һәм төбәк практикаларын бүләкләү максатыннан тапшырыла.

Премияне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International