5 декабрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы (ЕГМЗ) оешуына 35 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уздырды. Юбилярны котларга 100 гә якын кунак килгән, алар арасында Россиянең әйдәп баручы музейлары директорлары да бар.
Шул ук көнне БМЗның Күргәзмәләр залында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләрен Алабуга һәм Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләү тантанасы булды.