«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының IV сезоны шартлары турында онлайн-конференциядә сөйләделәр

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ВКС форматында Конкурсны уздыру шартлары белән танышу максатында «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының IV сезонына старт бирү турында конференция узды.

Онлайн-конференциядә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Конкурсны оештыручылар, урта мәктәпләр һәм ССУЗлар директорлары, методистлары, Татарстан Республикасы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы чакыруы буенча 50дән артык җитәкче дистанцион форматта "Тархан" тарихи-мәдәни конкурсының дүртенче сезонында ССУЗ укучылары һәм студентларының катнашу шартлары белән таныша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International