30 ноябрьдә Мариин театрының тарихи сәхнәсендә (Санкт-Петербург) "Онегин" IX Милли театр премиясен тапшыру тантанасы булды.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры “Театр” номинациясендә бүләккә лаек булды. Мактаулы приз театр директоры урынбасары Юрий Ларионовка тапшырылды. Моннан тыш, "Икенче план роле" номинациясендә премияне театр солисты Екатерина Сергеева М.Глинканың "Патша өчен тормыш" операсында Ваня партиясе өчен алды. Исегезгә төшерәбез, бу спектакльнең премьерасы 2024 елның февралендә XLII Шаляпин фестивале кысаларында узды.