29 октябрьдә Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе солисты Айрат Имашев концерты узачак. Программада - Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Шуберт, Григның татар, рус, итальян һәм немец романслары. Айрат Имашевның репертуары киң: ул халык җырларын да, опера партияләрен дә, Рөстәм Яхин романсларын да, немец вокаль циклларын да башкара.
Айрат Имашев - сирәк очрый торган бәрхет баритон тавышка ия һәм сәнгать белгечләре фикеренчә, классик татар җыр сәнгатенең дәвамчысы булып тора. Айрат Имашев - республика, бөтенроссия һәм халыклара конкурслар лауреаты, Россия президентының сәләтле яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты, Җиһанов исемендәге консерватория аспиранты, Тукай исемендәге филармония солисты.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте