Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында "Сөясеңме, сөймисеңме?” спектакленең премьерасы үтте

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

21-23 ноябрь көннәрендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында "Сөясеңме, сөймисеңме?”(12+) спектакленең премьерасы үтте.

Бу спектакль театр репертуарында булган, ул беренче тапкыр 1994 елның 26 маенда режиссер Фаил Ибраһимов җитәкчелегендә сәхнәгә чыга. Ул чакта яшь Гомәр ролен Рәфикъ Каюмов, яшь Вәсиләне Алсу Хәбетдинова уйный иде. Өлкән геройларны Рәфкать Хәмидуллин, Марат Касыймов, Гөлүсә Гайнетдинова һәм Гөлфия Фәйзерахманова кебек сәхнә осталары гәүдәләндерде.

Спектакль режиссеры Зөлфия Галиуллина таныш образларга яңа сулыш бирә алды. Аның таланты ярдәмендә тамашачылар күпләргә таныш Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме?” пьесасын яңа яктан күрә һәм хисләрнең тулы бер гаммасын кичерә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International