22 ноябрьдә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк бинасында Татарстанда рус мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру өлкәсендә иң мөһим оешмаларның берсе утырышы узды. Анда А.С.Пушкин тууына 225 ел тулу елында оешманың һәм аның җирле бүлекләренең эшенә йомгаклар ясалды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Раиса Администрациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, министрлыклар, ведомстволар, мәгариф, фән, мәдәният һәм сәнгать оешмалары вәкилләре катнашты
Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасында рус традицион мәдәниятен үстерү буенча республика муниципаль практикалары конкурсында җиңүчеләрне, проектлар һәм программалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.