2024 елның 21 ноябрендә 13:00 сәгатьтә Татарстан халыклары дуслыгы йортында нацист җинаятьчеләре өстеннән Нюрнберг процессы башлануның чираттагы еллыгына багышланган «БЕЗ СРОКА ДАВНОСТИ» күргәзмәсе ачылачак. Ул Гитлер Германиясенең элеккеге җитәкчеләре өстеннән дөньяда иң танылган суд процессы булды.
Күргәзмәне оештыручы - Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, ТР Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты ярдәмендә.