Чарада проектның беренче сезонының актив катнашучылары бүләкләнде.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Журналистика мәктәбе» проектының II сезоны старт алды. Проект театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрне әзерләүгә юнәлтелгән.
Катнашу өчен гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителде. Быел катнашу өчен 103 гариза килде. Беренче дәрестә 40 кеше катнашты.
Чарада «Журналистика мәктәбе» проектының I сезонына йомгак ясалды. Былтыр проектка 143 гариза килде. 91 нче театр сезоны дәвамында барлыгы 7 лекция оештырылды.
Проектның спикерлары булып К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, театр тәнкыйтьчесе, театр белгече, педагог Нияз Игъламов, филология фәннәре кандидаты, доцент, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко, Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының проект һәм иҗат эшчәнлеге буенча директор урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов һәм Әдилә Хәсәнова чыгыш ясады. Моннан тыш, проект катнашучылары «Һөнәр» XV Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең белем бирү программасы лекцияләрен дә тыңлады.
Проект катнашучылары беренчеләрдән булып Тинчурин театрының былтыргы сезон премьераларын, аерым алганда «Флешка, рэп һәм мәхәббәт», «Җан Баевич», шулай ук узган еллардагы премьераларны: «Җилкәнсезләр», «Ашина», «Акча бездә бер букча» спектакльләрен карады, аларга рецензияләр язды. Гомумән алганда, ел дәвамында мәктәп катнашучылары 38 рецензия язды. Аларның эшләре театрның социаль челтәрләрендә, Татарстан мәгълүмат чараларында басылды.
Яңа сезон катнашучыларын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сәламләде:
«Сезгә спектакльләрне аңларга, постановкаларның тәфсилле, тулаем анализын ясарга өйрәнүегезне телим», – диде җитәкче.
Шулай ук I сезонның 20 актив катнашучысына курсларны тыңлау турында сертификат тапшырылды. Ә дүрт иң актив укучы, иң күп рецензия язучыларга – Айгөл Абзалова, Гүзәл Бәрхиева, Эльвира Мозаффарова, Алинә Шиһаповага театрның рәхмәт хатлары һәм иганәчеләр – «Tatar scarf» бренды, Татар халкының көнкүреш музеенан, шулай ук Тинчурин театрыннан бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан катнашучылар «Язарга яки язмаска. Театраль рецензияләрне мисаллар ярдәмендә анализлау» темасына лекция тыңлады. Аны Казан дәүләт Яшь тамашачылар театрының проект һәм иҗат эшчәнлеге буенча директор урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйсән Фәизова алып барды.
Дәрестән соң катнашучылар «Хан кызы Турандык» спектаклен карады. Алар шушы постановка буенча «мәктәп»нең беренче өй эшен эшләячәк – рецензия язачак.
Проектның икенче сезонында «Журналистика мәктәбе» катнашучылары Тинчурин театры премьералары, спектакльләренә бушлай керә алачак. Катнашучыларның эшләре балл системасында бәяләнәчәк. Театраль сезон ахырында актив катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, иң актив укучыларны бүләкләр көтә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Тинчурин театры өчен яңа түгел. 2021 елда «Театр журналистлары клубы» эшләп килде. Ә 2023 елдан әлеге проект яңартылган форматта даими рәвештә тормышка ашырыла.