Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова «Russia China Expo» мәдәни экспозициясе буенча «РОСТКИ» халыкара форумы кунаклары өчен экскурсия үткәрде.
Экспозициянең гомуми мәйданы 10 мең кв.м. Татарстанның мәдәни байлыгы 5 тематик зонада урын алган: перекрестных культур зонасы; «Дерево», «Огонь», «Вода», «Металл» зоналары. Ике көн дәвамында биредә мастер-класслар, милли киемнәр күрсәтү, концертлар узачак.
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы - Россия белән Кытай арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне һәм мәдәни алмашуны ныгыту өчен оештырылган зур чара. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.