12 декабрьдә татар һәм кыргыз халыкларының шөһрәтле улы Чыңгыз Айтматовка 85 яшь тулган булыр иде.
25-27 октябрьдә Татарстанда шушы вакыйгага багышланган чаралар уза. Чыңгыз Айтматов 2008 елда бакыйлыкка күчте.
Бүген, 25 октябрьдә, Казанга Кыргызстаннан зур делегация килде. Аңа КРның мәдәният, мәгълүмати сәясәт һәм туристлык министры Солтан Раев җитәкчелек итә.
Делегация составында:
Джунусов Болот Тологон улы – Кыргыз Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе;
Акматалиев Абдылдажан Амантур улы – Кыргыз Республикасының Милли фәннәр академиясе вице-президенты;
Айтматова Роза Торекул кызы – язучының сеңлесе;
Кулукеева Айым Токтогул кызы – КР РФ Илчелегенең 2 нче секретаре;
Исмаилова Чолпон Нурбәк кызы – КР РФ Илчелеге Атташесы;
Шамшиев Болот Толон улы – актер, кинорежиссер, сценарист, СССРның Халык артисты.
Программада:
– Ч.Айтматовның 85 яшьлегенә багышланган фәнни-практик конференция (КФУ);
- «Халыкның рухи таянычы» дигән китап күргәзмәсен ачу (Татарстан Республикасы Милли китапханәсе);
- Кыргыз фоторәссамнарының «Чыңгыз Айтматов галәме» күргәзмәсен ачу (Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты);
- Ч.Айтматов иҗаты турындагы «Сүзем – җаным минем» дигән тулы метражлы документаль фильмын күрсәтү («МИР» кинотеатры);
- Чыңгыз Айтматов истәлегенә кино атналыгы («МИР» кинотеатры).
Хөрмәтле журналистлар! 25 октябрьдә 14 сәгать 30 минутта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Ч.Айтматовның 85 яшьлек юбилее уңаеннан матбугат конференциясе уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте