Саратовта Идел буе федераль округы балалар сәнгать мәктәпләре конференциясе-форумы узды

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген Саратовта Идел буе федераль округы балалар сәнгать мәктәпләренең конференциясе-форумы ачылды. Анда 250дән артык белгеч катнаша.

Форум кысаларында талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен шартлар тудыру чараларын көчәйтү буенча фикер алышу уза. Шулай ук балалар сәнгать мәктәпләренең төбәк системасын үстерү һәм укытуның төрле методикаларын саклау буенча стратегик сессияләр узачак.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International