13 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Ростки: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы (Казан шәһәре) кысаларында Кытай киносы көннәре узачак. Чара РОСКИНО Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм КХР кинематография буенча Дәүләт идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Кытай киносәнгатьне тикшеренү үзәге белән берлектә оештырылды.
Кинокүрсәтүләр «Мир» кинотеатрында узачак. Программада биш фильм тәкъдим ителде: Кытай кинопрокаты хиты, 2024 елның иң кассалы Кытай фильмы, «Бер генә тапкыр яшисең» спорт комедия драмасы; «Мин сине яратам!» мелодрамасы; биючеләр һәм экшн, драма һәм комедияне бер флаконда - «Хыялга адым: Раз и навсегда»; криминаль триллер «Бесконечное путешествие» һәм «Китайский пинг-понг: отпор из тупика» спорт драмасы.