13 ноябрьдә «Байтик» савыктыру-белем бирү комплексында «Балалар иҗат коллективларында традицион халык мәдәниятен өйрәнүгә актуаль алымнар» семинар-практикумы узачак.
Семинарда традицион халык мәдәнияте өлкәсендә эшләүче экспертлар, этнохореография, фольклор вокал, традицион халык костюмы, этник музыка, халык театры юнәлешләре буенча практик педагоглар чыгыш ясаячак. Метро-ритмик күнекмәләрне үстерү методикалары, ялгыз биюдә һәм җыр ансамблендә импровизация, яшьләр өчен этномәдәни чаралар уздыру үзенчәлекләре каралачак
Семинар-практикум «Крутушка.Дети» Бөтенроссия этномәдәни сменасы кысаларында узачак, ул 2024 елның 10-16 ноябрендә узачак.
Семинарда катнашу бушлай. Мәгълүмат хатында нечкәлекләр һәм программа:
Регистрация: https://forms.yandex.ru/cloud/672093543e9d087f9911d3e7/
Смена битләре: https://vk.com/krutushka.deti
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” ҖЧҖ. Смена Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы чаралары исемлегенә керә.