Каюм Насыйри исемендәге туган якны өйрәнү эшләре буенча I Республика конкурсының шорт-листы билгеләнде

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйри туган көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү эшләре конкурсын башлап җибәрде.

Конкурс туган як тарихын популярлаштыру, гражданлык һәм ватанпәрвәрлекне үстерү, шәхси, гаилә, коллектив архивлардан мәгълүмат җыю, татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгына халык арасында тарихи белемнәрне актуальләштерү максатларында уздырыла.

2024 елда Каюм Насыйри исемендәге туган якны өйрәнү I Республика конкурсының Оештыру комитетына 112 конкурс эше кергән.

Конкурста Татарстан Республикасының 16 яшьтән өлкәнрәк халкы катнашты. Конкурс эшләре арасында шәхси һәм күмәк эшләр.

2024 елның 20 ноябренә кадәр катнашучыларның конкурс эшләре өчен онлайн-тавыш бирү этабы уза. Тавыш бирүдә жюри һәм "Интернет" челтәреннән файдаланучылар катнаша. Катнашучыларның эшләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

2024 елның 1 декабренә кадәр жюри жюридан һәм онлайн-тавыш бирүдән баллларны куша һәм конкурста җиңүчеләрне билгели. 2024 елның декабрендә конкурста җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү узачак.

Җиңүчеләр түбәндәге акчалата бүләкне ала:

I урын - 80 000 сум;

II урын - 40 000 сум;

III урын - 20 000 сум;

«ТН-Наследие» АНО махсус призы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International