Бүген, 5 ноябрьдә, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Казахстанның атказанган эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Салават улы Салаватов үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
5 ноябрьдә 21.00 сәгатьтә ТНВ телеканалында режиссер А.Барыкинның Р.С.Салаватовның тормышына һәм иҗатына багышланган "Руки маэстро" документаль фильмы күрсәтеләчәк. Картина «Иң яхшы документаль милли фильм» номинациясендә XX Халыкара «Алтын Минбар» кинофестивале призына лаек булды.