Казанлылар Халыклар бердәмлеге көне алдыннан "Зур этнографик диктант" язганнар.
«Зур этнографик диктант» башланыр алдыннан Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары, Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровскаяны котладылар. Быел ул "Милләт горурлыгы" абруйлы премиясенә ия булды.
Шулай ук «Милләт горурлыгы» статуэткасын Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллинга һәм Дуслык йорты директоры Тимур Кадыйровка тапшырдылар - Россия халыклары мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен.
Бүген Халыклар дуслыгы йортына Россиядә яшәүче халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте буенча белемнәрен даими тикшерергә теләүчеләр килде. Мәйданны сайлауны эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Департаменты милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов аңлатты.