«Тау Фест» китап фестивале барлык әдәбият һәм мәдәният сөючеләр өчен үз ишекләрен ача

2024 елның 1 ноябре, җомга

2024 елның 16-17 ноябрендә Казанда «Тау Фест» өченче гаилә китап фестивале узачак. Оештыручы - "Бәхетле тарихлар" хәйрия фонды.

«Тау Фест» китап фестивале - татарстанлылар тормышында мөһим мәдәни вакыйга, ул Россиянең, Беларусь Республикасының танылган язучыларын, шулай ук нәширләрне, рәссамнарны һәм укучыларны берләштерә.

Фестиваль «Московский» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) узачак, анда Россиянең эре шәһәрләреннән 30 нәшрият тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International